“Бишегең янына утырдым да, кызым, бәхил бул яме, дидем”- Илсөя Бәдретдинова Казан концертында үзәк өзгеч хәтирәләрен сөйләде [репортаж]
Илсөя 8 айлык булып дөньяга килә. Табиблар ул вакытта баланың исән калачагына өмет бирмиләр. “Теләсәң өеңә алып кайтып кит, бүгеннән дә калмас кызың” – диләр Илсөянең әнисенә. Баласының өзгәләнеп елаганы йөрәген телгәч, өметен өзә ана. Күрше хатынының сүзен тыңлап, кызын самогонлы чүпрәккә төреп бишегенә сала да, бәхилләшеп чыгып китә. 1,8 кило авырлыкта ярым үле тууы, 6 сәгать самогон эчендә ятып исән калуы турында Илсөя быел беренче мәртәбә тамашачыга ачылып сөйләде. “Күңел куша” тамашасы Филармониядә 3 көн дәвам итте. Залда утырган халык күз яшьләрен тыя алмыйча авыз ачып Илсөяны тыңлап утырды.